16 мартта Мамадыш зонасында үткәрелгән “Иделкәем” балалар театр коллективлары смотр-конкурсында Гөлсем Рабгетдинова җитәкләгән “Салават күпере” балалар драма коллективы уңышлы чыгыш ясап, Дипломга һәм махсус бүләккә лаек булды. Алар Фәнис Яруллинның "Сөрмәкүз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.