Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2012 » Февраль » 5 » Шекше мәдәният йортында - Шыңарлылар!
Шекше мәдәният йортында - Шыңарлылар!
21:54

   4 февраль көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йорты үзешчәннәре үзләренең "Туган як моңнары" дип аталган концерт программасы белән Шекше авылында чыгыш ясадылар. Көннәр салкын булуга карамастан  безне якын итеп килгән тамашачы чыгышларыбызны яратып кабул итте, алкышларга күмде. Безнең йөрәкләребездән чыккан  җылылык, моңлы көйләр, дәртле җырлар  аларның да күңелләренә күчте. Кызыклы күренеш белән башланган концерт бер-бер артлы нәфис сүз, баян моңнары, фольклор коллектив чыгышы, вокаль дуэтлар, җырлар, биюләр  белән дәвам итте. Концертны алып баручылар Алисә Билалова һәм Илнур Ибраһимов, Рамил Мөбәрәков, өлкән җырчыларыбыз Кадрия Ибраһимова, Гүзәл Даутова, Чулпан Сафина, Зөлхия Абдуллина, нәфис сүз остасы Гөлгенә Хаҗиева, кызыклы күренешләрдә катнашучы Фирдәвес Фазылова, Әлфинә Хөсәенова, "Наза" фольклор коллективының зурлар төркеме, биюләре һәм  "Сак-Сок" бәете белән чыгыш ясаган студент кызлар Сиринә Шаһиева һәм Илүсә Касыймова, аларның җитәкчеләре Гөлсем Рабгетдинова, биюче Сөмбел Билалова, булачак юмор осталары Салават Мөхәммәтгалиев һәм Илдар Шаһиев, яшь җырчылар  Фаяз Садыков, Айсылу Мөхәммәтова, Чулпан Хуҗиәхмәтова, Искәндәр Набиуллин, Ильшат Ибраһимов, Гүзәлия Әхмәтова, Илфир Мөхәммәтов, "Әлфия" халык бию төркеме биючеләре чыгышлары, һәр чыгышка баян моңнары өстәүче Фәнәвил Садыйков -  концертыбызның бизәкләре, әйдәп баручылары. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы, халык мәхәббәтен  яулаган җырчы Рөстәм Заһидуллинны халык аеруча яратып кабул итте, кабат-кабат сәхнәгә чакырды. Концерт тәмамланганнан соң шекшелеләр безгә кабат килүебезне көтеп олы рәхмәтләрен җиткереп калдылар.

                                                                                                                                                Ф.Х.Садыкова

                                                                                                                                                                                  

Просмотров: 515 | Добавил: Glavapocelenya | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов