Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2010 » Сентябрь » 01
    Шыңар якларында борынгы гореф-гадәтләр,йолалар һаман да сакланып килә. Мәскәүдән "Мир”телевиденисы татарларның гореф гадәтләре,теле иң әйбәт сак- ланып калган район буларак безнең районга,Саба районына килеп төшә. Бездә исә алар "Бирнә җыю”,”Тәбә пешерү”йолаларын төшерделәр. Бу көнне Кече Шыңарның чишмә буе гөр килеп торды.Әйтерсең лә,иртәгә чынлап торып Сабантуй. Җигелгән атка төялгән бала-чага, җыр-бию,гармун моң- нары,һәр йортка туктап бирнә җыю болар барысы да шуны хәтерләтте.Районнан килгән "Нәүруз”ансамбле чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде. Кунаклар бар җирдә сый - хөрмәтсез буламы соң инде,эш бетүгә аларны кайнар бәлеш, гөбәдия,чәк- чәк,өчпочмак кебек милли ризыклар тулы табын көтеп тора иде. Шушы чараны үткәрүдә булышкан барлык кешеләргә,авылдашларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез .Милли гореф-гадәтләребезне,йолаларыбызны бергәләп сакласак,яшь буынга мирас итеп калдырсак иде. 25 август көнне исә,”Наза”фольклор ко ... Читать дальше »
Просмотров: 490 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 01.09.2010 | Комментарии (0)

   Кече Шыңар авыл мәдәният йортының Гөлсем Рабгетдинова җитәкчелегендәге "Наза” фольклор коллективының июль аенда Арчада узган Иске Казан "Түгәрәк уен” фестивале лауреаты булуы турында хәбәр иткән идек.Җиңүче коллективлар- ның сентябрь аенда Екатеринбург шәһәрендә узачак фестивальдә катнашачакла- ры да мәгълүм иде.Ә менә Милли-мәдәни үзәкнең фольклор бүлеге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрованың турыдан-туры Гөлсем белән телефон аша элемтәгә кереп, Венгрия республикасында "Туран”исеме астында узачак Төрки халыкларның 3 нче Корылтаена чакыруы көтелмәгән хәл була.Гөлсемнең "Наза”ансамбле 15-17 яшьлек уналты егет-кыздан оештырылган.Ә Венгриядә "Йомырка тәбәсе пешерү йоласы” күренешен биш кеше белән генә күрсәтергә кирәклеге әйтелә.Мондый зур сы- науны чын сәнгать осталары гына башкарып чыгачак,әлбәттә. Тиз арада Кече Шы- ңар мәдәният йорты хезмәткәрләре ирле-хатынлы Фәнәвил һәм Фәридә Садыйковлар,Гөлсем Рабгетдинова,район мәдәният ... Читать дальше »
Просмотров: 409 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 01.09.2010 | Комментарии (0)

   Студент-яшьләр җәй айларын көтеп алалар.Чөнки,алар өчен озакка сузылган ял-каникуллар нәкъ менә җәй көне.Шушы ялны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә дә кирәк бит әле.Кемдер эшкә урнаша,кемдер диңгез буена китә, ә авыл яшьләре,әлбәттә,әти-әнисе янына кайтып аларга булышуны,авылда ял итүне кулай күрә.Авыл яшьләренең бердәнбер очрашу урыны-мәдәният йорты.Алар өчен биредә дискотекалар,күңелле чаралар еш була. 4 ел рәттән инде Кече Шыңар мәдәният йортында студент-яшьләр белән концертлар оештырыла.Быел да 30 июль көнне тамаша залында буш урын калма- ган иде.Ел саен яңадан-яңа талантлар ачыла,концерт программасы да байый бара. Әнисе туган якка кайткан җырчы Илдар Галәвиев-быелгы концертның яңалыгы булды.Искиткеч тавышы,моңы белән ул тамашачыларны сокландырды,аны кабат сәхнәгә чакырып алкышларга күмделәр.Чулпан,Искәндәр,Альбина,Ләйсән,Илфир, Рисәнә,Ленар,Халидә,Рәмзия,Гөлия,Илзирә,Ильшат кебек без яратып өлгергән яшь җырчылар чыг ... Читать дальше »
Просмотров: 401 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 01.09.2010 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Календарь
«  Сентябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов