Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2010 » Сентябрь » 1 » Яңа дулкын - 2010
Яңа дулкын - 2010
13:57
   Студент-яшьләр җәй айларын көтеп алалар.Чөнки,алар өчен озакка сузылган ял-каникуллар нәкъ менә җәй көне.Шушы ялны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә дә кирәк бит әле.Кемдер эшкә урнаша,кемдер диңгез буена китә, ә авыл яшьләре,әлбәттә,әти-әнисе янына кайтып аларга булышуны,авылда ял итүне кулай күрә.Авыл яшьләренең бердәнбер очрашу урыны-мәдәният йорты.Алар өчен биредә дискотекалар,күңелле чаралар еш була. 4 ел рәттән инде Кече Шыңар мәдәният йортында студент-яшьләр белән концертлар оештырыла.Быел да 30 июль көнне тамаша залында буш урын калма- ган иде.Ел саен яңадан-яңа талантлар ачыла,концерт программасы да байый бара. Әнисе туган якка кайткан җырчы Илдар Галәвиев-быелгы концертның яңалыгы булды.Искиткеч тавышы,моңы белән ул тамашачыларны сокландырды,аны кабат сәхнәгә чакырып алкышларга күмделәр.Чулпан,Искәндәр,Альбина,Ләйсән,Илфир, Рисәнә,Ленар,Халидә,Рәмзия,Гөлия,Илзирә,Ильшат кебек без яратып өлгергән яшь җырчылар чыгышы,алып баручылар Алисә һәм Артурның кабатланмас тавышы, "Язгөл” бию төркеменең дәртле биюләре,студентлар тормышыннан мәзәк хәлләр – болар барысы да тамашачы күңелендә озак сакланыр әле. 21 август көнне яшьләр шушы ук программа белән Олыяз авылында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Алда – үзенең бетмәс-төкәнмәс зачетлары, имти- ханнары белән аларны өр-яңа уку елы көтә.Ә безгә инде, аларга укуларында, ал- дагы тормышларында уңышлар,сәламәтлек теләргә һәм тагын бергәләшеп мәдә- ният тормышын җанландырырга,иҗади уңышларга ирешергә язсын, дияргә генә кала.
                                                                                                                            28 август,2010 ел. Садыкова Ф.Х.
Просмотров: 404 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: илдар галявиев, илшат, гөлия, алисә, илзирә, Артур, Олыяз авылы | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Сентябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов