Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2010 » Сентябрь » 1 » “Н А З А” - В Е Н Г Р И Я Н Е Я У Л А Д Ы.
“Н А З А” - В Е Н Г Р И Я Н Е Я У Л А Д Ы.
14:02
   Кече Шыңар авыл мәдәният йортының Гөлсем Рабгетдинова җитәкчелегендәге "Наза” фольклор коллективының июль аенда Арчада узган Иске Казан "Түгәрәк уен” фестивале лауреаты булуы турында хәбәр иткән идек.Җиңүче коллективлар- ның сентябрь аенда Екатеринбург шәһәрендә узачак фестивальдә катнашачакла- ры да мәгълүм иде.Ә менә Милли-мәдәни үзәкнең фольклор бүлеге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрованың турыдан-туры Гөлсем белән телефон аша элемтәгә кереп, Венгрия республикасында "Туран”исеме астында узачак Төрки халыкларның 3 нче Корылтаена чакыруы көтелмәгән хәл була.Гөлсемнең "Наза”ансамбле 15-17 яшьлек уналты егет-кыздан оештырылган.Ә Венгриядә "Йомырка тәбәсе пешерү йоласы” күренешен биш кеше белән генә күрсәтергә кирәклеге әйтелә.Мондый зур сы- науны чын сәнгать осталары гына башкарып чыгачак,әлбәттә. Тиз арада Кече Шы- ңар мәдәният йорты хезмәткәрләре ирле-хатынлы Фәнәвил һәм Фәридә Садыйковлар,Гөлсем Рабгетдинова,район мәдәният йорты өлкән методисты Миннислам Кәримов,мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлназ Дәүлиевадан торган кол- лектив әзерләнә.Алар Татарстан Фәннәр академиясенең этнография бүлеге фәнни хезмәткәре Гөлнара Габдрахманова җитәкчелегендә 3 августта Венгриягә юлга кузгалдылар.Делегация составында Милли-мәдәни үзәкнең фольклор бүлеге хез- мәткәре Ләйсән Дәүләтшина,Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хореографы Ал- су Галиуллина һәм музыка бүлеге җитәкчесе,композитор Радик Сәлимов та була. Шушы коллектив унбер илдән җыйналган төрки халыклар сәнгать осталары һәм Европадан килгән кунаклар алдында 6-8 август көннәрендә узган корылтайда чит милләтләргә Татарстан милли рухының яшәешен сәнгать югарылыгында күрсәтте. 16 август көнне,чит илдән әйләнеп кайткач,без алар белән редакциядә очрашып, тәэсирләрен уртаклаштык.Башкаларның яшәү рәвешен күреп,үзеңнең дә талан- тыңны күрсәтеп,алкышларын яулап,кунак булып кайту кемнең генә эчке калебен рухландырмас икән? Безне иң куандырганы,чит ил сәхнәсендә,дөресрәге,Бугац шәһәре читендәге далада татарның буыннан – буынга килгән милли Сабантуй бәйрәменең үзенчә- лекләрен бөтен нечкәлекләре белән композитор Радик Сәлимовның курай,сыбызгысына,Миннислам белән Фәнәвилнең гармун моңнарына төреп,Алсуның "Чабата” биюләре белән бизәп,Гөлсем,Гөлназ,Фәридәнең "Сак-сок”бәете белән моңланды- рып,бирнә җыюларны,кичке уеннарны һәркемнең җанына,рухына үтеп керердәй итеп күрсәтә алуыбыз белән бәхетле булдык.Без чыгыш ясаганда чит илдә яшәүче милләттәшләребез күз яшьләрен сөртеп,мадьярлар үзләренең көчле алкышларына күмеп,сәхнәне әйләндереп алдылар.Кызларыбыз шул арада халык арасына төшеп Саба чәк-чәгеннән авыз иттерделәр.Ул мизгелдә алган кичерешләрне сөйләп аң- латырлык кына түгел,-диләр алар.-Гомер юлларын мадьяр егетләре белән бәйлә- гән милләттәшләребез Раушания,Рәшидә апаларның ерак аралар узып,Корылтайга саф татар телендә сөйләшергә,милләттәшләре белән аңлашыр өчен килүләре генә ни тора! Рәшидә дигәненең кызы Кристина бик теләп Татарстанлыларның тәрҗемәчелә- ре булып йөри.Очрашулар вакытында Саба җиреннән алып килгән бүләк-күчтә- нәчләрне тапшырганда, янәшәләрендә үз тәрҗемәчеләре булу зур уңайлык туды- ра. Корылтай кунакларын иң дулкынландырганы,мөгаен,Венгрия Парламенты Пре- зиденты Ляжак Шандур белән 19 гасыр ахырында салынган парламент бинасында очрашу булгандыр.Татарстанлыларның Президентка түбәтәй кидерү мизгеле интернет челтәренә дә кертелгән.”Парламент бинасының эчке һәм тышкы архитек- турасының бизәлеше,зәвыгы безне таң калдырды.Гид сөйләве буенча,без аның Европа илләре арасында иң кыйммәтле бина булуын белдек,”-дип,парламент би-насының открыткаларын күрсәттеләр. Кунаклар Венгрия тарихы тупланган музейларда,Европада бердәнбер ук белән атучылар әзерләү мәктәбендә булалар.Анда 15 секунд эчендә 12 укны мишеньның уртасына тидерә алу остасы,рекордчыларның Гиннес китабына кертелгән укытучы остазлары чыгышын карыйлар.Венгриянең зур шәһәрләре буйлар оештырылган экскурсияләр,данлыклы Балатон күле белән танышулар тәэсирләргә бай була.Кай- да гына булсалар да,мадьярлар аларны якты йөз,тәмле аш-су,югары культуралы аралашу белән каршылап,хөрмәтләп озаталар. Мондый сәфәрләр дәвамлы булсын,Саба даны еракларга таралсын.
 
                                                   "Саба таңнары” 20 август,2010 ел. Г.Галимуллина.
 
Просмотров: 411 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: туран, венгрия, ләйсән дәүләтшина, гөлсем рабгетдинова, Европа, фәнзилә җәүхаровна, Екатеринбург, Арча, Шыңар авылы, түгәрәк уен | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Сентябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов