Шыңар якларында борынгы гореф-гадәтләр,йолалар һаман да сакланып килә. Мәскәүдән "Мир”телевиденисы татарларның гореф гадәтләре,теле иң әйбәт сак- ланып калган район буларак безнең районга,Саба районына килеп төшә. Бездә исә алар "Бирнә җыю”,”Тәбә пешерү”йолаларын төшерделәр. Бу көнне Кече Шыңарның чишмә буе гөр килеп торды.Әйтерсең лә,иртәгә чынлап торып Сабантуй. Җигелгән атка төялгән бала-чага, җыр-бию,гармун моң- нары,һәр йортка туктап бирнә җыю болар барысы да шуны хәтерләтте.Районнан килгән "Нәүруз”ансамбле чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде. Кунаклар бар җирдә сый - хөрмәтсез буламы соң инде,эш бетүгә аларны кайнар бәлеш, гөбәдия,чәк- чәк,өчпочмак кебек милли ризыклар тулы табын көтеп тора иде. Шушы чараны үткәрүдә булышкан барлык кешеләргә,авылдашларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез .Милли гореф-гадәтләребезне,йолаларыбызны бергәләп сакласак,яшь буынга мирас итеп калдырсак иде. 25 август көнне исә,”Наза”фольклор коллективы Татарстан яңа гасыр телевидениесендә,”Хәерле иртә” тапшыруында чыгыш ясап кайтты.Коллективның уңыш- лары белән аның җитәкчесе Гөлсем Рабгетдинова таныштырганнан соң алар телевизор караучыларга җырлы-биюле "Тәкьлимә” уенын тәкъдим иттеләр.Коллективка киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз.
31 август,2010 ел. Садыкова Ф.Х.
|