Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2014 » Октябрь » 07

      4 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында  50 ел һәм 60 ел бергә гомер итүче, шатлыкларын да, кайгыларын да бүлешеп гомер көзләренә бергә килеп җиткән   парларны хөрмәтләү кичәсе булды. Олы Шыңар авылыннан Гайфуллин Гарифулла абый, Миңсорур апа;Кече Шыңар авылыннан Шәрипов Рафаэль абый,Мөнәвәрә апа; Чулпыч авылыннан Ханов Рифкать абый, Руза апа; аларның балалары,оныклары – кичәбезнең төп кунаклары булдылар.Тормыш юлында нинди генә хәлләр очрамаган -шатлыгы да,хәсрәте дә,сөенече дә.Ләкин алар бүген бик бәхетле. Чөнки гомерләре заяга узмаган-җиргә нык басып яшәгәннәр,тырышып эшләгәннәр,һәрберсенең тормышлары түгәрәк.

    Кичә барышында алар төрле кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, сорауларга җаваплар бирделәр.Ә балалары,оныклары,туганнары  һәм үзешчәннәр исә,аларга изге теләкләрен,тәбр ... Читать дальше »

Просмотров: 335 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 07.10.2014 | Комментарии (0)

   2014 нче елның 14 сентябрь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау булып узды. Сайлаулар иртән  җидедән  кичке сигезгә кадәр дәвам иттеләр. Участок сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә Олы Шыңар сайлау участогы буенча барлыгы 98.90 сайлаучы, Оет сайлау участогы буенча барлыгы 99.19 % сайлаучы сайлауларда катнаштып, 839 кешене тәшкил итте.

Җирле участок комиссиясе мәглүмәтләре буенча авыл җирлеге буенча барлыгы “Бердәм Рәссәй”  партиясенә  96.89 % сайлаучы уңай тавыш биргән. Аннан кала КПРФ партиясе 1.83 % тавыш җыйган.

Просмотров: 375 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 07.10.2014 | Комментарии (0)

                                                                 
                2 октябрь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә һәм мәдәният йортында эшләп чыккан өлкәннәрне хөрмәтләү кичәсе булып үтте.Түгәрәк өстәл артында өлкәннәребез  тагын бер кат яшьлекләренә кайтып килделәр,Габделхак абый Гариповның тальян моңнарына кушылып җырладылар,Дания апа Хаҗиеваның шигырьләрен тыңладылар. Соңыннан мәдәният йортының фойесында уйнап-биеп күңел ачканнан соң ,күчтәнәч -пакетлар өчен олы рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.

 

Просмотров: 349 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 07.10.2014 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Календарь
«  Октябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов