Октябрь – тарихи күзлектән караганда татар халкы өчен фаҗигале ай. Ел саен 15 октябрь көнне, 1552 елда Казанны саклап, үзләрен корбан иткән бабаларыбызны искә алу кичәсе уза.
16 октябрь көнне Олы Шыңар авылы мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, “Хәтер көне” уңаеннан өлкәннәр белән очрашу кичәсе булып узды.
Кичәгә өлкәннәр дә чакырулы иде. Мәктәп укучылары белән берлектә, шушы вакыйганы тасвирлаган төрле бәетләр, мөнәҗәтләр укылды. Кичә бәйрәм табыны артында дәвам итте.