Статистика
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2014 » Апрель » 18
16 апрель көнне район мәдәният йортында үзешчән композитор,60 тан артык җыр авторы, Олы Шыңар урта мәктәбенең музыка укытучысы Фәннур Әхсән улы Галимовның 50 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булып узды.
Зал юбилярның авылдашлары,классташлары,туганнары,дуслары,коллегалары һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр белән шыгрым тулы. Кичә Фәннур Галимовның Әнисә Касыймова шигыренә иҗат ителгән“Шыңарым” җыры белән башланып китте.Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Габдрахман улы Шәрәфиевның котлау чыгышыннан соң сәхнәдә бер-бер артлы авторның җырлары һәм котлаулар яңгырады. Татар эстрадасының популяр җырчысы, якташыбыз Айгөл Бариева,баянчы һәм музыкант Нәҗип Бәдретдинов, шагыйрә
...
Читать дальше »
11 апрельдә Кече Шыңар авыл мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә балалар өчен “Могҗизалар кыры” уены оештырдылар. Космонавтика көненә багышланган бу чара 3 турда үткәрелде,4 турда - җиңүчеләр Динә Сөләйманова, Гөлчәчәк Гарифуллина,Илүсә Шәйхетдинова көч сынашты һәм төп җиңүче булып Гарифуллина Гөлчәчәк калды.
7 апрель көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында кошлар көненә карата “Канатлы дусларыбыз” дип аталган конкурс-кичә үткәрелде. “Карлыгач” һәм “Сыерчык” командалары төрле ярышларда көч сынаштылар, кошларга багышланган биремнәрне төгәл үтәделәр.Ахырдан дуслык җиңде.
12 апрель көнне Юлбат мәдәният йортында “Озын толымлы гүзәл” дип аталган район конкурсы үткәрелде. Кече Шыңар авыл мәдәният йортыннан Файзуллина Алинә һәм Гайнанова Фирүзә үзләренең осталыклары, уңганлыклары һәм матурлыклары белән тамашачының һәм жюриның мәхәббәтен яулап 1нче һәм 2нче урыннарга лаек булдылар.
16 апрельдә Кече Шыңар авыл мәдәният йортының “Наза” һәм “Каз канаты” балалар фольклор коллективлары, “Илһам” иҗат төркеме һәм “Әлфия” бию коллективы,нәфис сүз остасы Гарифуллина Гөлчәчәк Арчада, “Салават күпере” дип аталган балалар һәм яшүсмерләрнең милли мәдәни Республика фестивалендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Block title
Block content