Статистика |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2013 » Ноябрь » 26
"Каз өмәсе”-
татар халкының иң борынгы йолаларының берсе буларак бүгенге көнгә кадәр
сакланып килә.18 ноябрь көнне Олы Шыңар "Әллүки”балалар бакчасында үткәрелгән
бәйрәм моның ачык мисалы.Тәрбиячеләр һәм бәйрәм кунаклары балаларның
көянтәләргә каз элеп су буеннан кайтканнарына,малайларның гармуннар белән
аларны озата баруларына,”Йөзек салыш”,”Каурый алыш” кебек уеннарны күңелле итеп
уйнауларына сокланып карап утырдылар,тагын бер кат яшьлекләренә кайткан кебек
булдылар. Бәйрәм бик
күңелле узды,ахырдан барлык катнашучылар һәм балалар тәмле каз коймагы белән
сыйландылар.
|
23 ноябрь
көнне Олы Шыңар авыл җирлегеннән бер төркем хатын-кызлар район күләмендә
"Әниләр көне”уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнаштылар. Араларында
балалары фән олимпиадаларында җиңү
яулаган,мәдәни чараларда актив катнашкан әниләр,сыер савучы,укытучы,кибетче,җыештыручы,пешекче
кебек һөнәр ияләре,солдат аналары бар иде.Мул табын артында чәй белән
сыйланганнан соң бәйрәм бай эчтәлекле концерт программасы белән дәвам итте.
Бәйрәмнән һәркем яхшы кәеф алып, рәхмәт хисләре белән кайтып китте.
| |
|
|
Block title |
Block content |
|