Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 28
25нче сентябрь көнне Оет авылы зиратында корган, ауган агчларны кисү, төяп зираттан чыгару буенча чистарту эшләре оештырылды. Өмәгә барлыгы Оет авылыннан 23 кеше килгән иде, "Туган як" хуҗалыгының Оет бригадасы трактор белән ярдәм итте. Көн яңгырлы булуга карамастан күмәк көч белән шактый эш башкарылды.
|
15-18 сентябрь көннәрендә Пермь шәһәрендә татар фольклорының V Бөтенроссия фестивале булып узды.Кече Шыңар мәдәният йортының "Каз канаты” фольклор ансамбле бу фестивальдә "Күкәй җыю йоласы” белән катнашты.Төмән,Чиләбе,Омск,Марий Эл республикасы,Башкорт- стан,Түбән Новгород һәм башка өлкәләрдән килгән 500 татар безнең чыгышны бик яраттылар,елый-елый карадылар,аркалардан сөя-сөя рәхмәт әйттеләр."Арчадагы чыгышыгыздан да яхшырак булды”,-диде-ләр жюри членнары. Туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайту өстенә,җиңү белән кайту тагын да күңелле булды.Ходай кушып,икенче елга Самара өлкәсендә үтәчәк фестивальдә дә катнашырга язсын иде!
|
|
|
|
Block title |
Block content |
|