Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2011 » Сентябрь » 26
   24 сентябрь көнне Олы Шыңар авыл җирлегенә кергән барлык оешмалар "Татарстан кроссы” на – йөгерешкә чыктылар.Бу чарадан хәтта бәләкәй балалар да калышмады,иң беренчеләрдән булып алар йөгерделәр,алар артыннан мәктәп укучылары,аннары оешмаларда эшләүчеләр китте.Без,мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмадык, йөгерештә актив катнаштык. "Хәрәкәттә-бәрәкәт” диеп бик дөрес әйткәннәр,вакытыбызны күңелле һәм файдалы үткәрүебезгә сөенеп өйләргә таралыштык.
Просмотров: 397 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 26.09.2011 | Комментарии (0)

   24 сентябрь көнне Саба иҗат үзәгендә үткәрелгән «Ватан» конкурсының район туры шигырьләр номинациясе белән башланып китте.Бик күп укучылар катнашкан бу өлештә Кече Шыңар мәдәният йортыннан Гарифуллина Гөлчәчәк Г.Тукайның "Аю мәҗлесе”әсәре белән беренче урынны яулады.3 сыйныф укучысы Мөхәммәтова Зилә "Таян аллага”шигыре белән , "Салават күпере”драма түгәрәгенә йөрүче балалар "Шүрәле” әсәрен сәхнәләштереп һәм "Сердәшләр” төркеме конферанс чыгышы белән район мәдәният йортында сайлап алу турында чыгыш ясау хокукын яуладылар.(Җитәкчеләре – Гөлсем Рабгетдинова) Әлфия Шайдуллина җитәкчелегендәге "Каз канаты” фольклор төркеме «Күкәй җыю йоласы» белән гореф-гадәтләр һәм йолалар номинациясендә беренче урынны алды. Балаларга сертификатлар һәм мактау кәгазьләре тапшырылды.
Просмотров: 371 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 26.09.2011 | Комментарии (0)

   Оет авылы башлангыч мәктәбе мөдире Гөлзәмия Музаффарова, шәхси гаризасы нигезендә, әлеге вазыйфасыннан азат ителде һәм мәктәпкә җитәкче итеп әлегә кадәр шушы ук мәктәптә укыткан Гараева Земфира билгеләнде.
Просмотров: 400 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 26.09.2011 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов