Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2011 » Август » 13 » Студент җәе - 2011
Студент җәе - 2011
08:27
   Менә 5 ел рәттән Шыңар авылы яшьләре авылдашларын үзләренең чыгышлары, матур концерт- тамаша белән куандыралар. Кече Шыңар авыл мәдәният йортында оештырылган юбилей концерты өр-яңа җыр,биюләргә,кызыклы хәлләргә,сюрпризларга бай булды. Җырчылар – Лилия Мусина, Чулпан Хуҗиәхмәтова, Рисәнә Сафина, Искәндәр Набиуллин, Илфир Мөхәммәтов, Альбина Ганиева, Ильшат Ибраһимов, биючеләр-Сөмбел Билалова, Илүсә, Зөһрә Касыймова, Сиринә Шаһиева, Лилия Шәрифуллина, Фәнүзә Садыйкова, Динара Муллахмәтова безне тагын бер кат куандырдылар, ә инде Казан музыка көллиятен тәмамлап, хәзерге вакытта «Яңа гасыр» теле-радио компаниясендә эшләүче Гөлфинә Султиеваның җырларын тамашачы аеруча яратты, алкышларга күмде, шулай ук төрле уеннарда катнашып, барлык чыгышларны җылы кабул итеп, кабат очрашуларга өметләнеп таралышты.
Просмотров: 399 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Чулпан Хуҗиәхмәтова, Илфир Мөхәммәтов, – Лилия Мусина, Альбина Ганиева, Илүсә, Сөмбел Билалова, Ильшат Ибраһимов, Рисәнә Сафина, Искәндәр Набиуллин | Рейтинг: 4.0/1 |
Всего комментариев: 2
1 мизгел  
0
Әлеге концерт чын мәгънәсендә усешкә ирешкән. Алдагы еллар белән чагыштырган да, быелгысы күпкә уңышлырак үтте диясем килә. Җырчыларның да сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары канәгатьләндерә.Тик шулай да, эшләп бетерәсе яклары бар әле. Әйтик, һаман шул бер җырны инде ничәнче ел эрәттән әйләндерү. Фанерага кушылып, чистартылып бетмәгән җырларны җырлау, сәхнәгә кәгазь тотып чыгулар, яшьләргә бер дә килешә торган сыйфатлар түгел.
Алып баручыларга килгән дә, матур сөйлиләр, югалып калмыйлар, сәхнәне буш тотмауны кайгырталар. Ә бу инде, үз эшләрен тиешле башкардылар дигән сүз!
Биючеләргә дә тел-теш тидерә алмыйм, барысы да бик ошады! Аеруча, рус халык биюе.
Әлеге концертта Гөлфинәнең катнашуы яңалык алып килде. Нигә аны моныңчы бер дә чакырмадылар икән? Менә кайда ул талант, сәләт, профессиональлек! Үрнәк алырга кирәк!
Җыеп әйткән дә, концертыгыз бик ошады! Иң мөһиме яшьләр өчен оештырылуы! Молодцы! Алга таба да шундый концерт-тамашаларыгызны көтеп калабыз! Уңышлар сезгә![color=green]
[hide][/hide]

2 Glavapocelenya  
0
Хөрмәтле кунак!
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Алдагы авыл Советы киңәшмәсендә без Сезнең тәнкыйтләрегезне һәм теләкләрегезне барлык оешма җитәкчеләре белән берлектә анализ ясарбыз.
Авыл җирлеге башлыгы З.Р.Ф.

Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов