Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 22
Кече Шыңар авыл мәдәният йортында студент-яшьләр белән концерт куйганнан соң, уйладык-уйладык та тирә-як авылларга да үзебезнең чыгышыбызны тәкъдим итәргә булдык. 19 август көнне Олы Арташ авылына юл тоттык, бу якларга беренче генә тапкыр килүебез – шуңа күңелдә бераз гына курку һәм дулкынлану бар. Шулай булса да, яшь- ләребез сынатмады, бер-бер артлы җыр,бию,күмәк чыгышлар,кызыклы күренешләр дәвам итте. Халык һәр чыгышны яратып кабул итте,кул чабып утырды. 20 август көнне исә,ерак булса да, Кибәчегә киттек. Без әзерләнгән арада, күмәк төстә халык җыйналып бетте, концертыбызны бик яратып карадылар, алкышларга күмделәр, тагын килегез, дип, изге теләкләрен әйтеп калдылар.
| |
|
|
Block title |
Block content |
|