Бу көннәрдә Олы Шыңар авыл җирлеге башкарма комитетында шәхси хуҗалыгында савым сыеры асраган гражданнарга, бер сыер башына ике мең сум күләменнән субсидия бирелә. Авыл җирлеге буенча барлыгы 169 хуҗалыкка 542 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелде.