2011 елның 30нчы август көнендә Саба район үзәгендә урнашкан "Олимп” стадионында Республика көне, Ураза бәйрәме һәм Габдулла Тукайның тууына 125 ел уңаеннан спорт уеннары оештырылды. Районыбызның 20 авыл җирлегеннән бик күп спорт сөючеләр катнашкан әлеге бәйгедә безнең Олы Шыңар авыл җирлегеннән дә спорт командасы катнашып түбәндәге уңышларга ирештеләр:
1. Кул көрәше – Кадырова Эльмира - 1нче урын;
2. Гер күтәрү - Кадырова Эльмира - 1нче урын;
3. Вело ярышта – Заһидуллин Амирхан – 1нче урын;
4. Ядрә ату - Кадырова Эльмира - 2нче урын;
5. Хатын- кызлар командасы арасында аркан тарту буенча - 2чне урын;
6. Ирләр командасы арасында аркан тарту буенча – 3нче урын;
Спорт уеннарында катнашып призлы урыннарга лаек булган спорт сөючеләр барысы да грамоталар һәм кыйммәтле призлар, акчалата премияләр белән тәбрикләнделәр.
|