30 нчы ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында:
"Яктылык - кояш янында,
Яхшылык - ана янында” - дип аталган, тематик концерт һәркемнең күңелендә дә якты хәтирәләр калдырды. "Әлүки” балалар бакчасы коллективы мәдәният йортында үткәрелгән чараларда актив катнаша, зур зур әзерлек белән чыгышлар ясый. Бу көнне дә алар бөтен коллектив белән сәхнәдә булдылар, гайлә белән дә, аерым номерлар, төрле милләт биюләре белән чыгышлар ясадылар. Концерт "очрашу” җыры белән башланып ките. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фидәиль улы барлык аналарны бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң сәхнәгә Сафиннар гайләсе күтәрелде. Тәрбияче Сафина Римма кызы һәм улы белән әнкәйләргә багышлап нәфис сүз башкардылар. Бер – бер артлы сәхнәгә трио, дуэт, кызыклы күренешләр чыкты. Тамашачы концертны бер сулыш белән карады һәм көчле алкышларга күмде. Мәдәният йорты директоры, рәхмәт чыгышыннан соң сүзне Саба районы мәгариф бүлеге баш белгече Лилия Илфировнага бирде. Ул "Әллүки” балалар бакчасы коллективы чыгышына югары бәя биреп, аларның хезмәттәге уңышларын, туплаган бердәм көчле коллектив булуларын әйтеп үтте. Киләчәктә дә аларга уңышлар, гайлә бәхете, саулык – сәламәтлек теләп калды.
(материалны Фәридә Хәйдәр кызы әзерләде)
|