Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Декабрь » 01
 Җомга, ягъни 27нче ноябрь көнне  Олы Шыңар авыл җирлеге Советында чираттагы атналык киңәшмә булып узды. Җыелышка авыл җирлегендәге барлык бюдҗет оешмаларының җитәкчеләре чакырылган иде. Киңәшмәдә алдагы атналарда куелган мәсәләләрнең үтәлеше каралды һәм урыннарда "Әниләр" көнен , "Корбан" бәйрәмен үткәрү буенча сөйләшүләр булды. Шулай ук экология паспортларын эшләү буенча булган сораулар күтәрелеп, яңа ел бәйрәменә ныклап әзерләнү бурычлары куелды.
Просмотров: 530 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 01.12.2009 | Комментарии (0)

   Районда милли көрәшне популярлаштыру, Республика ярышларында катнашу өчен көрәшчеләр әзерләү һәм сәләмәт яшәүне пропагандалау максатыннан 29 ноябрь көнне Олы Шыңар мәдәният йортының спорт залында 1995 нче елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында мили көрәш бәйгесе булды.Бәйгедә Симет, Тимершык, Эзмә, Олыяз, Лесхоз, Кибяче,Юлбат,Икшермә, Шытсу, Шыңар урта мәктәпләреннән командалар катнашты. Көрәш 26 кг, алып 75 кгүлчәү категориясендә узды.Анда барлыгы 150 гә якын көрәшче катнашты.Бәйге киеренке рухта барды, егетләр барысыда осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтте, ярышка ныклы әзерлек белән килүләре күренеп тора иде. Призлы беренче урынга лаек булучылыр:
26кг. – Алмир Хафизов 2
9 кг- Илхам Шакиров
33кг – Фәнүс Набиуллин
< ... Читать дальше »
Просмотров: 552 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 01.12.2009 | Комментарии (0)

Быел безнең Оет авылы клубында Әниләр көнен бик зурлап үткәрделәр. "Авыл яшьләре белән концерт була” – дигән белдерүне укыгач ай, һай, булдыра алырлар микән, дигән идек. Бар икән бит ул авылыбызда чын артистлардан да уздырып җыр, биюгә бик оста яшьләребез. Клубка килеп кергәчтә андагы чисталыкка, күңеллелеккә сөенеп туймаслык иде, үзеңне оҗмахка кергәндәй хис итәсең. Бу чисталыкка анда идән юучы Фирдәвес Фәхретдинова бик зур көч куя. Менә клуб мөдиреФирдәвес Фазылова, сәхнәне ачып әниләрне котлап матур итеп шигырьләр сөйләде. "Әни килде” – дигән спектакльдән бик оста итеп өзек куйдылар Һәм шуннан соң ките җыр, бию. Без залда утыручылар һәр егет кызга зур алкышлар биреп утырдык. Безне, ягъни авыл әниләрен онытмыйча искә алганнары өчен бу кичәне оештыручы җитәкчеләргә һәм алып баручылырга сәламәтлек, тынычлык телибез. Рәхмәт яусын Сезгә – дип хәбәр итә Оет авылыннан Зәйтүнә апагыз Касыймова.
Просмотров: 514 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 01.12.2009 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Календарь
«  Декабрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов