Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2009 » Декабрь » 10
Кичә, ягъни 10нчы декабрь көнне инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Саба районы "Балкыш” халыкка хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә Олы Шыңар авыл җирлеге Советы һәм Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре шушы җирлектә яшәүче ялгыз өлкәннәр һәм инвалидлар белән "Җылы очрашулар” – дип аталган кичә үткәрделәр. Чәй табыны артында үткән кичәнең максаты - ялгыз инвалидларны һәм өлкәннәрне бергә җыеп аларны бергә очраштыру һәм гәпләштерү, шулай ук аларның сорауларын, гозерләрен тыңлау иде. Төп максатны чынга ашты дияргә була, чөнки бирегә килгән һәр кеше үзенең сорауларын нәкъ менә халыкка хезмәт күрсәтү үзәге белгечләренә биреп, тулы җавап ала алдылар. Шулай ук концерт номерлары белән төрелеп барган кичәдә өлкәннәр үзләре дә бик теләп чыгыш ясап, зур рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.
Просмотров:
557
|
Добавил:
Batman2
|
Дата:
10.12.2009
|
| |
|
|
Block title |
Block content |
|