1-4 ноябрь көннәрендә Казанда халык иҗатының «Ватан» яшьләр фестивале узды.Кече Шыңар авыл мәдәният йортының иҗат төркемнәре фестивальдә чыгыш ясап зур уңышларга ирештеләр. 1-2 ноябрь көннәрендә «Уникс»та узган сайлап алу турын уңышлы үтеп Әлфия Шайдуллина җитәкчелегендәге «Каз канаты» балалар фольклор коллективы 3нче дәрәҗә лауреат, «Илһам» иҗат төркеме (бертуган Алисә, Сөмбел, Энҗе Билаловалар) 1нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр һәм 4 ноябрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә чыгыш ясадылар. Гөлсем Рабгетдинова җитәкчелегендәге «Наза»балалар фольклор коллективы һәм «Нәфис сүз»номинациясендә чыгыш ясаган Гарифуллина Гөлчәчәк халык иҗатын үстерүдә һәм саклауда үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен фестивальнең дипломы белән бүләкләнделәр.
|