Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2015 » Январь » 21
17 январь көнне, дәресләрдән соң, 6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, кышкы табигатькә экскурсия ясадырар. Алар кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып , рухи азык алып кайттылар.
Балаларда кышкы табигатькә әнә шундый мәрхәмәтле карашны, табигатьнең матурлыгын тоя белүне әкренләп аны яклый, саклый белүне кечкенәдән үк тәрбияләүдә зур эш алып барыла.
|
Мәктәпнең "Таң" балалар оешмасында тимурчылык эше дәвам итә. 14 январь көнне "Кыңгырау" отряды варислары сыйныф җитәкчесе Мөбарәкова Г.Р. һәм педагог-оештыручы Шәрифуллина В.М. белән берлектә өлкәннәргә шефлык оештырды. Тимурчыларның капка төпләрен кардан чистартып киткәнен өлкәннәр сизми дә калды. Игелек эшләүне дәвам итик! Кешегә бер яхшылык эшләсәң, үзеңә мең булып кайтыр.
|
Бүген "Йолдызчык" отрядында "Галстуклы балачак" темасына отряд җыены узды. Җыенда эзтабарлар электрон презентация аша мәктәпнең "Таң" балалар оешмасы эшчәнлеге белән якыннанрак таныштылар, эзтабар кагыйдәләрен искә төшерделәр, яңа уеннар өйрәнделәр. Галстукны дөрес һәм тиз бәйләүчене ачыклау җыенны тагын да җанландырды. "Лошади скачут...", "Исәнме, дус!", "Мин кем?" уеннары да балаларга бик ошады. "Нәрсә югалган?" дип аталган уенда Мөхетдинов Рәзил иң игътибарлысы булды. Җыен, гадәттәгечә, "Очкын җибәрү" белән тәмамланды.
|
2015 елның 20 гыйнвар көнне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин 2014 елда эшләнгән эшләр буенча халык алдында отчет тотты. Әлеге халык белән очрашу җыелышына Саба район башлыгы Рәис Минниханов, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасимов, район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба районы прокуроры Рөстәм Салахов килгәннәр иде.
Көн тәртибе нигезендә түбәндәгеләр каралды:
- Авыл җирлеге башлыгының отчеты
- Участок вәкәләтлесе, полиция майоры Рөстәм Садриевның отчеты
- Төрлеләр.
|
|
|
|
Block title |
Block content |
|