Бүген "Йолдызчык" отрядында "Галстуклы балачак" темасына отряд җыены узды. Җыенда эзтабарлар электрон презентация аша мәктәпнең "Таң" балалар оешмасы эшчәнлеге белән якыннанрак таныштылар, эзтабар кагыйдәләрен искә төшерделәр, яңа уеннар өйрәнделәр. Галстукны дөрес һәм тиз бәйләүчене ачыклау җыенны тагын да җанландырды. "Лошади скачут...", "Исәнме, дус!", "Мин кем?" уеннары да балаларга бик ошады. "Нәрсә югалган?" дип аталган уенда Мөхетдинов Рәзил иң игътибарлысы булды. Җыен, гадәттәгечә, "Очкын җибәрү" белән тәмамланды.
|