Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2012 » Ноябрь » 14

  4 ноябрь көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында мәдәни сезон ачылу һәм бию коллективының 45 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәмдә коллективның беренче биючеләреннән алып төрле буын кешеләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, район мәдәният бүлегеннән килгән вәкилләр катнашты. 3 сәгатькә якын сузылган концертта чыгыш ясаган җырчылардан Тимершык авылыннан килгән Миннислам Кәримов, Айдар Хантимеров, Теләчедән килгән Илназ Хәнәфиев, Курсабаш авылы егете Динар Исламов, ”Саба дулкыннары” телерадио компаниясенең радиотапшырулар дикторы Кәүсәрия Вәлиәхмәтова, биючеләрдән Казан шәһәреннән кайткан Айрат Мөхетдинов һәм Алсу Закированы халык аеруча яратып кабул итте. Юбилей кичәсе – матур, җылы бер очрашу мизгеле булып күпләрнең күңелендә бик озак сакланыр әле.
Просмотров: 389 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 14.11.2012 | Комментарии (0)

   Көзге каникулларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан Кече Шыңар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә төрле чаралар үткәрелә. 6 ноябрьдә спорт иленә сәяхәт иттек. Спортзалда хәрәкәтле уеннар уйнаганнан соң теннис ярышы башланып китте. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. 7 ноябрьдә үткәрелгән ял кичәсен "Эх,күңел ачабыз”дип атадык. Балалар белән татар халык уеннары, зирәклеккә ярыш, күңелле эстафеталар оештырылды.  8 ноябрьдә кызыклы китаплар иленә - китапханәгә сәяхәт иттек. Сканвордлар һәм табышмаклар чишкәннән соң ике командага бүленеп "Кем күбрәк белә?” дип аталган ярыш үткәрдек.  9 ноябрь көнне балалар белән "Туган телем-иркә гөлем” дип аталган кичә - конкурс үткәрелде. Алар "Кызыклы тәнәфес”;” Син миңа, мин сиңа”; ”Капитаннар ярышы”; ”Алга,алга!” дип аталган бәйгеләрдә көч сынаштылар. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.
Просмотров: 370 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 14.11.2012 | Комментарии (0)

   Саба район үзәгендәге балалар иҗат үзәгенең актлар залында "Бердәм Россия” партиясе Саба җирле бүлегенең чираттагы отчет сайлау конференциясе булып узды. Әлеге конференциядә безнең авыл җирлегеннән авыл җирлеге башлыгы Р.Заһидуллин, "Туган як” оешмасының техника куркынычсызлыгы инҗенеры И. Шаһиев һәм лаеклы ялдагы Г. Минһаҗевалар делегатлар булып катнаштылар, һәм авыл җирлеге башлыгы авылларны төзекләндерү буенча борчыган көн үзәк мәсәләләр белән "Бердәм Россия”леләр каршында чыгыш ясады.
Просмотров: 376 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 14.11.2012 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов