Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2012 » Ноябрь » 14 » Сезон ачылды
Сезон ачылды | 15:49 |
4 ноябрь көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында мәдәни сезон ачылу һәм бию коллективының 45 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәмдә коллективның беренче биючеләреннән алып төрле буын кешеләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, район мәдәният бүлегеннән килгән вәкилләр катнашты. 3 сәгатькә якын сузылган концертта чыгыш ясаган җырчылардан Тимершык авылыннан килгән Миннислам Кәримов, Айдар Хантимеров, Теләчедән килгән Илназ Хәнәфиев, Курсабаш авылы егете Динар Исламов, ”Саба дулкыннары” телерадио компаниясенең радиотапшырулар дикторы Кәүсәрия Вәлиәхмәтова, биючеләрдән Казан шәһәреннән кайткан Айрат Мөхетдинов һәм Алсу Закированы халык аеруча яратып кабул итте. Юбилей кичәсе – матур, җылы бер очрашу мизгеле булып күпләрнең күңелендә бик озак сакланыр әле.
|
Просмотров: 390 |
Добавил: Glavapocelenya
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
|
Block title |
Block content |
|