Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2012 » Апрель » 19

   4 апрель көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында КВН командалары арасында зона ярышлары булып үтте. Шыңар,Эзмә,Тимершык,Мичән, Симет авыл җирлекләреннән килгән командалар 4 тур буенча көч сынашты. "СССР”, "Шәп кәеф”, "Тимершәех оныкчыклары”, "Замана яшьләре” һәм "Килде-китте” командалары ярышларга зур әзерлек белән килгәннәр,КВН рухында – күңелле,көлкеле, кызыклы чыгышлар ясадылар.Ләкин арада "иң-иң”дигәне була,бу ярышларда алар – Эзмә авыл җирлегеннән килгән "Шәп кәеф”командасы иде.Ярышларны алып баручы –Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фидәилевич Заһидуллинның оптимистик рухы,шаян сүзләре,мәзәкләре тамашачының күңелен күтәрде.Соңыннан районның спорт эшләре һәм яшьләр бүлеге начальнигы Ирек Рамазанович һәр командага үзенең рәхмәтен җиткереп мактау грамоталары һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Просмотров: 351 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 19.04.2012 | Комментарии (0)

   12 апрель Космонавтика көне уңаеннан Олы Шыңар авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә"Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Укучыларны космонавтика көненең тарихы,галәмгә беренче очучы космонавтлар белән таныштырдык. Аннары алар космонавтикага нигез салучы: Королев, Циолковский, космоска очкан этләр Белка, Стрелка, кояш тирәли әйләнеп йөрүче планетаның Сатурн икәнлеген һәм бүгенге көндә "МИР" космик станциясеннән космик ракеталарның очыш ясаулары турында күп магълуматлар алдылар. Шушы уңайдан Космановтика көненә багышлап үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар. Соңыннан "Син галәмне беләсеңме" дип аталган башваткыч чиштеләр. Бәйрәмдә катнашкан һәрбер балага истәлек бүләкләр тапшырылды.
Просмотров: 403 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 19.04.2012 | Комментарии (0)

   Кече Шыңар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә 6 апрель көнне "Кошлар көне” үткәрелде.Кичәдә ике команда көч сынашты.Кошлар турында табышмаклар,сканвордлар чишкәннән соң музыкаль тәнәфесләр булды.”Сандугачкай” сүзеннән ике команда да 21-22 шәр яңа сүзләр уйлап таптылар.Капитаннар "Әтәч булып сугышканда” башкалар көч биреп торды.Ахырдан дуслык җиңде,ике командага да истәлек бүләкләре тапшырылды.
Просмотров: 342 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 19.04.2012 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов