4 апрель көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында КВН командалары арасында зона ярышлары булып үтте. Шыңар,Эзмә,Тимершык,Мичән, Симет авыл җирлекләреннән килгән командалар 4 тур буенча көч сынашты. "СССР”, "Шәп кәеф”, "Тимершәех оныкчыклары”, "Замана яшьләре” һәм "Килде-китте” командалары ярышларга зур әзерлек белән килгәннәр,КВН рухында – күңелле,көлкеле, кызыклы чыгышлар ясадылар.Ләкин арада "иң-иң”дигәне була,бу ярышларда алар – Эзмә авыл җирлегеннән килгән "Шәп кәеф”командасы иде.Ярышларны алып баручы –Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фидәилевич Заһидуллинның оптимистик рухы,шаян сүзләре,мәзәкләре тамашачының күңелен күтәрде.Соңыннан районның спорт эшләре һәм яшьләр бүлеге начальнигы Ирек Рамазанович һәр командага үзенең рәхмәтен җиткереп мактау грамоталары һәм күчтәнәчләр тапшырды.
|