Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2011 » Март » 23
   20 март көнне Шыңар авылы үзешчәннәре үзләренең чираттагы чыгышларын Мишәбаш авылы мәдәният йортында ясадылар. "Бездә һәрбер күңел сандугачлы” дип аталган концерт программасын халык бик җылы кабул итте, зал тутырып килгән тамашачы иҗат коллективлары чыгышларын, җыр, бию, көлкеле күренешләрне алкышларга күмде. Концертыбызны яшь буын вәкилләре белән беррәттән өлкән буын үзешчәннәребез дә, Оет авылыннан килгән катнашучыларыбыз да баетты. Габдулла Тукайның 125 еллыгын искә алып эшләнгән күренеш белән башланып киткән чыгышыбыз барлык катнашучылар башкаруында "Шыңарым” җыры белән тәмамланды. Мондый иҗади очрашулар яңадан-яңа эшләргә дәрт бирә, күңелләргә ямь өсти, бер-береңне күбрәк белергә ярдәм итә. Мишәбаш халкына безне җылы каршы алганнары өчен рәхмәтебезне белдереп, аларның үзләрен дә безнең яклар-да көтеп калабыз.
Просмотров: 382 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 23.03.2011 | Комментарии (7)

    19 март көнне Кече Шыңар авылы мәдәният йортында шаулап-гөрләп "Нәүрүз” бәйрәме үтте.Табигать тә әйтерсең лә бәйрәмгә әзерләнгән  бу көнне чын-чынлап Кыш белән Яз тартышты. Бик матур итеп җигелгән, бизәлгән атларга Кыш бабай, Нәүрүзбикә һәм яз кызлары утырып урамнарны әйләнделәр, кешене бәйрәмгә чакырдылар. Көн җилле булып, юеш кар явып үтсә дә халык бәйрәмгә күпләп килде. Иң матур атларга истәлек бүләкләре тапшырдык. Аннары Яз кызы Нәүрүзбикәне каршы алдык, урамда уеннар башланып китте, олы казанда "Карга боткасы” пеште. "Татлы ярминкә”дә ниләр генә юк:гөбәдия,торт,кош теле,паштетлар дисеңме...  Ул арада спортзалда командалар арасында спорт ярышлары башланып китте. Оет авылыннан, мәктәп, детсад, медпункт, мәдәният йорты, авыл җирлеге советыннан оешкан командалар төрле эстафета ярышларында сынатмадылар. Һәркем кайнар чәй һәм коймактан авыз итми китмәде.
Просмотров: 386 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 23.03.2011 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов