Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2011 » Март » 23 » Шыңарлылар Мишәбашны яулады!
Шыңарлылар Мишәбашны яулады!
16:42
   20 март көнне Шыңар авылы үзешчәннәре үзләренең чираттагы чыгышларын Мишәбаш авылы мәдәният йортында ясадылар. "Бездә һәрбер күңел сандугачлы” дип аталган концерт программасын халык бик җылы кабул итте, зал тутырып килгән тамашачы иҗат коллективлары чыгышларын, җыр, бию, көлкеле күренешләрне алкышларга күмде. Концертыбызны яшь буын вәкилләре белән беррәттән өлкән буын үзешчәннәребез дә, Оет авылыннан килгән катнашучыларыбыз да баетты. Габдулла Тукайның 125 еллыгын искә алып эшләнгән күренеш белән башланып киткән чыгышыбыз барлык катнашучылар башкаруында "Шыңарым” җыры белән тәмамланды. Мондый иҗади очрашулар яңадан-яңа эшләргә дәрт бирә, күңелләргә ямь өсти, бер-береңне күбрәк белергә ярдәм итә. Мишәбаш халкына безне җылы каршы алганнары өчен рәхмәтебезне белдереп, аларның үзләрен дә безнең яклар-да көтеп калабыз.
Просмотров: 382 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: мишабаш авылы, село мишабаш, мишәбаш авылы | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 7
7 SergDam  
0
<a href=http://zmkshop.ru/>промышленное строительство москва</a>

5 Булат /Мишәбаш  
0
Минем өчен берни дә икенче урында түгел, спорт, мәдәният, мәгариф арасында сайларга кушсалар, өстенлекне мәгариф белән мәдәнияткә бирер идем.

6 Glavapocelenya  
0
Бүгенге спортны беренчелеккә куйган заманада да андый кешеләр калган икән әле. Хәзер бит икмәк булыр микән, чәчү бара микән,заводлар эшли микән,дип уйлаган кеше сирәк. Барысында бер сорау кызыксындыра - "АК Барс" җиңәр микән?.......(парадокс)

4 рөстәм  
0
Сезнең кебек авыл өчен янып - көеп, борчылып йөрүче активистларның авылда үткәрелә торган мәдәни чараны карамавы үкенечле әлбәттә...., бәлки ... Сезгә дә спорттан башка чаралар икенче урында дыр?!

3 Булат  
0
Кызганыч , юк шул! Мин өйдә түгел идем. Мин халык фикерен җиткердем

2 Glavapocelenya  
0
Булат дустым.
Сез залда къренмәдегез түгелме?

1 Булат  
0
Соң булса да, уң булсын хөрмәтле Шыңарлылар! Бик зур рәхмәт сезгә! Тагын шулай килеп, безне сандугачлы күңелләрегез сайравы белән куандырыгыз!

Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов