7 февраль көнне Шыңар мәдәният йортында "Туган як" җәмгыятенең еллык отчет җыелышы булып үтте. Җыелышта Саба район азык - төлек идарәсе начальнигы Гафур Шәйхулла улы катнашты. Җәмгыятнең җитәкчесе Алмаз Гариповның чыгышыннан күренгәнчә җәмгыяттә отчет елында терлекләргә азык хәзерләү, иген уңышы алдагы ел белән чагыштырганда нык кимегән. Оешма кадрларга нык кытлык кичерә, бу бигрәк тә Оет авылында сизелә. Җәмгыят бүгенге көндә айныкын айга хезмәт хакларын биреп баруга да карамастан механизаторлар, сыер савучылар, терлекчеләр һәм пешекчеләр җитешми.
Халыктан бирелгән сорауларга Гафур Хасаншин җаваплар җиткерде. Сорауларга килгәндә мал азыгының үз эшчеләренә бәянең тигез булуы, Оет авылындагы биналарның буш торуы, ашханәне Шыңарга күчерү турындагы кебек сораулар бар иде.
|