Статистика |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2013 » Февраль » 20
18 февраль көнне Чулпыч авылында яшәүче Гатауллина Әминә Кәрәмҗан кызына 90 яш тулу уңаеннан котлау өчен район башлыгы Рәис Минниханов килде. Рәис Нургалиевич Әминә апага иң изге теләкләрен җиткереп, авылдагы хезмәтләре өчен зур рәхмәтен җиткереп Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау телеграммасы белән бүләк тапшырды. Әминә апа ире Гатият белән 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ире сугыш ветераны, 2001 елда вафат булган. Бүгенге көндә улы Мәҗит һәм килене тәрбиясендә, 2009 елда гына төзелгән яңа йортта гомер кичерә. Әминә апаның хәзерге вакытта 6 баласы исән - сау, 14 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.
| |
|
|
Block title |
Block content |
|