7 февраль көнне Олы Арташ зонасында "Татар егете” район бәйгесе булып үтте. Кече Шыңар авыл мәдәният йортыннан конкурста катнашучы Рүзәл Галимов сигез егет белән көч сынашып, үзен чын татар егете итеп танытты. Баянда һәм гитарада уйнаучы, биюче һәм җырчы егетне тамашачы үз итте, аның чыгышларын көчле алкышларга күмде.