Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Март » 13 » спорт ярышлары.
спорт ярышлары. | 21:29 |
Шимбә көнне Олы Шыңар авылының хоккей бозында 2010 - 2011 елның хоккей сезонын ябу уңаеннан хоккей ярышлары үткәрелде. Көн матур, кояшлы булганлыктан ярышны карарга авыл халкы күп җыелган иде. Шунлыктан бу көн чын бәйрәм рухы алды. Ярышларда Шыңар авыл җирлегеннән "Туган як" хуҗалыгы командасы, "Яшьләр" командасы һәм "Мәктәп" хоккей командалары көч сынаштылар. Уенның нәтиҗәләре буенча беренчелекне "Яшьләр" командасы, икенче урынны "Туган як" хуҗалыгы командасы һәм өченче урынны "Мәктәп" командасы бүлештеләр.
|
Просмотров: 431 |
Добавил: Glavapocelenya
| Теги: хоккей, Шыңар авылы
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
|
Block title |
Block content |
|