7нче гыйнвар көнне Саба спорт комплексында 1992 -1994нче елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча районара ярышлар булып үтте. Саба келәмендә көч сынашырга күрше Кукмара, Теләче, Балык Бистәсе районнарыннан да килгәннәр иде.Барлыгы 9 үлчәү категориясендә барган шәхси беренчелек өчен көрәштә күпчелек призлы урыннарны Шыңар егетләре яулады. Мәсәлән: Фәннүр Тимергалиев - 45, Айнур Тимергалиев - 50, Рәдиф Галимуллин - 70 килограммга кадәрге үлчәү категорияләрендә батыр калдылар.
9 нчы гыйнвар көнне Саба район үзәгендәге хоккей мәйданчыгында районның ир - егетләр командалары арасында хоккей ярышлары үткәрелде. Анда да безнең "Шыңар" хоккей командасы катнашты һәм уеннары югары бәяләнде.
|