Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2010 » Январь » 29
Кичә, ягъни 26нчы гыйнвар көнне Олы Шыңар "Әллүки” балалар бакчасында, балалар бакчалыры пешекчеләренең "Балалар бакчаларында туклануны оештыру” – дигән тема астында район семинары булып узды. Семинарда Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин һәм Саба районы мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Вафина катнашты. Көн тәртибе: практик өлештән һәм теория өлешеннән иде. Беренче көн тәртибендә: балалар бакчасы белән танышу һәм бакча мөдире Сахипова Лилия Рәүф кызының чыгышы булды. Музыка җитәкчесе Сафина Р.М. җитәкчелегендә "Хезмәтем – бәхетем минем” күңел ачу программасыннан соң "Балалар бакчасында туклануны оештыруга санитар – гигиеник таләпләр” дип аталган тема астында Олы Шыңар балалар бакчасы шәфкать туташы Газизова Н.А. чыгыш ясады.
|
|
|
|
Block title |
Block content |
|