Яңа ел – һәркемнең күңелендә яңа өмет, яңа уйлар,яңа планнар уята торган, үзенә күрә аерым бер күңелле,аерым бер мәшәкатьле бәйрәм ул.Олымы ул, кечеме,дәрәҗәлеме ул,гадиме- һәр кеше бу бәйрәмне көтеп ала. Ә аны күңелле һәм мавыктыргыч итеп әзерләү ,истә калырлык итеп үткәрү- без мәдәният хезмәт- кәрләре җилкәсендә. Мәдәният йортында бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башлана. Һәркем үзенчә тырыша-түгәрәкләргә йөрүче балалар яңа биюләр,җырлар,театраль күренешләр өйрәнәләр.Без исә чыршы бизәү,фойены,мәдәният йортының тышкы ягын бизәү, сыннар ясау мәшәкатьләре белән йөрибез. Әле бит район үзәгенә чыршы ачылы- шына җигелгән атлар белән,Кыш бабайны да алып барасы бар. Ул арада халык лотерея билетлары белән кызыксына башлый,-" Кайчан сата башлыйсыз,ничә сумнан,иң олы бүләк нинди?” Ел саен авыл эчендәге хуҗалыкларда ясалган сыннарга,бизәлгән чыршыларга да конкурс үткәрелеп килә. Менә,көтеп алган көн-30 декабрь килеп тә җитте. Буген-балмаскарад.Быел Кыш бабай безгә нинди авырлыклар аша үтеп килер икән инде? Сәхнәгә җыр- лый-җырлый ике зур пар итек килеп чыкмасынмы! Болар Кыш бабайның итекләре икән!Ике кыз аларны киеп тау шуарга киттеләр. Ә Кыш бабай итекләрен эзләп йөри. Шуларны тапмый торып өйләнә алмый икән,ул бит Яңа ел төнендә Кыш әбигә өйләнергә уйлаган. Участок инспекторы белән убырлы итекләрне эзләгән арада сәхнәдә матур-матур җырлар яңгырады,конкурсларга нәтиҗәләр ясалды. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фидаилевич 2009 елда туган җиде сабыйга 1000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырды,конкурсларда җиңүчеләр- не тәбрикләде,барлык тамашачыларга Яңа елда уңышлар,саулык-сәламәтлек теләп калды. Аннары инде көтеп алган лотерея уеннары башланып китте,сатыл- ган 120 билетның 100е отышлы булып чыкты.Уйнатучылар ял иткән арада залда-гы халык белән төрле уеннар оештырылды. 3 сәгать күңел ачканнан соң халык өйләргә таралды.Шулай итеп 2010 елны да каршы алдык.Хәерең белән килсәң иде, и,Яңа ел!
(материалны Фәридә Садыкова әзерләде)
|