Барлык билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр арасында
Әниләр бәйрәме аерым урын алып тора. Бу
бәйрәмгә бер генә кеше дә битараф кала алмыйдыр мөгәен, һәм ул көнне
балаларына мәхәбәт бирүче, яхшылык
теләүче барлык әниләргә дә рәхмәт сүзләре генә җиткерәсе килә.
30 ноябрь көнне Оет авылының башлынгыч мәктәбендә "Әниләр
көне” уңаеннан бәйрәм концерты булып узды.
Анда укучылар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм биюләр
башкардылар.
Шул ук көнне "Шатлык” балалар бакчасында да "Әниләр бәйрәме” билгеләп үтелде. Килгән кунаклар
алдында иң элек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин сүз алды. Ул үзенең
котлауларын җиткереп, әниләргә тыныч, сау тормыш ү, бәхет теләде. Аннан балалар
да үзләренең әниләрен котлап чыгыш ясап, үзләре ясаган бүләкләрен әниләренә
тапшырдылар.
|