2013 елның 1 декабре көнне Оет авылында зур вакыйга
булды. Эшмәкәр
Дамир Исмагилов район үзәгеннән шактый
еракта урнашкан авылда яшәүчеләр ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерүне күздә
тотып "Заман” дип аталган кибет ачып
җибәрде.
Кибет
ачу тантанасына бу көнне Оет авылының кечесе, олысы, хәттә күрше авыллардан да
килгәннәр иде. Иң элек тантананы авыл
җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин котлау сүзләре белән башлап җибәрде, аннары
сатып алучылар өр яңа кибеткә аяк бастылар. Биредә азык-төлек,
көндәлек-сәнәгать товарлары сатып алу белән бергә аерым сатып алучылар өчен,
хәтта электр көнкүреш товарлары да кайтарылды. Авыл халкы өчен район үзәгенә
барып, кибет саен йөреп, әлеге товарларны эзләү, аннан ерак авылга алып кайту мең
мәшәкать тудыра иде. Кибет ялсыз, һәр
көнне иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр сәүдә итәр дип көтелә.
|