Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2010 » Январь » 12 » “НУРЗӘДӘ” безне котлый...
“НУРЗӘДӘ” безне котлый...
21:18
Яңа елны каршыларга дип кайткан студент халкы рәхәтләнде күңел ачып!10 көн буе дискотека,хет сапогиеңның табаны төшкәнче бие шунда. Халык Яңа елны каршылап бер- ике көн йоклаганнан соң кабат мәдәният йортына агылды. Бүген, 3 гыйнвар көнне – бездә Нурзәдә концерты. Узебезнең якташыбыз-Саба егете Илфар Каримов белән Әлфия Хабибуллина концертның башыннан ук халыкны үзләре белән ияртеп футболга да алып бардылар,мәзәкләр сөйләргә дә,бераз моңланып алырга да өлгерделәр. Нурзәдә узе иҗат иткән җырлар белән дә,халык моңнары белән дә 2 сәгать буе тамашачыны үзенә каратып утыртты, җырчы булу өстенә бик матур биюче икәнлеген дә күрсәтте. 2 ай элек кенә үзенең концерт-лары белән Шыңарларның күңелен яулап киткән Наил Табанаков узенең җырлары белән безне тагын бер кат сөендерде. Тырыша торгач Илфар да тәки Нурзәдәгә гашыйк булды бит! Белмим,Әлфиянең спорт белән,гимнастика белән шөгыльлә- нә башлавы гына моңа нокта куяр микән? Анысын тамашачы үзе уйлап бетерер. Шулай итеп концерт та ахырына якынлашты. Безгә исә артистларга ялыбызны күңелле итеп үткәргәннәре,җил-бураннан да курыкмыйча килгәннәре өчен рәхмәт әйтеп иҗат уңышлары гына телисе кала.
Афәрин!
                                                                        (материалны Садыкова Ф.Х. әзерләде)
Просмотров: 542 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: дискотека, артист, НУРЗАДӘ, Наил Табанаков, Шыңар клубы | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Январь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов