Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2012 » Апрель » 2 » "Нәүрүз" килде - яз җитте...
"Нәүрүз" килде - яз җитте... | 09:38 |
31 март көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында шаулап-гөрләп "Нәүрүз"бәйрәме узды.Шуны гына көткән кебек көннәр җылытып җибәрде,түбәләрдән тамчылар тамды,кояш та башкачарак елмаеп карады.Мәдәният йорты каршында иртәдән музыка агылды,"карга боткасы" пешерергә дип учак тергезеп җибәрдек. Иң беренче булып балалар өчен тышта төрле уеннар, ярышлар оештырылды.Ул арада бәйрәмгә ямь өстәп җигүле атта Нәҗмиев Илүс һәм Зарипов Нияз килеп җитте. "Яз кызлары"-Гөлчәчәк,Зилә һәм Илүсә тамашачыларны бәйрәм белән котладылар, чыгышлар яз турында җыр,шигырьләр белән дәвам итте. Менә ботка да пешеп җитте,олысы-кечесе "карга боткасы"ннан авыз итте,коймак-чәй белән сыйланды,"татлы ярминкә"дән тәм-том алды. "Татарча көрәш", "гер күтәрү", "турникта тартылу", скакалкада сикерү кебек спорт ярышларында бәй- рәмгә килүчеләр бик теләп катнашты, һәрберсе бүләкләр алып, күңел ачып өйләренә таралышты.
|
Просмотров: 382 |
Добавил: Glavapocelenya
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
|
Block title |
Block content |
|