2 март
көнне Олы Шыңар авыл җирлеге иҗат-отчет концертының бер өлеше буларак Кече
Шыңар авыл мәдәният йортында күргәзмә залы эшләнде. Биредә Бөек Ватан сугышы
истәлекләре,авылыбызның зыялылары,спорт осталары, "Әллүки” балалар
бакчасының,Олы Шыңар урта мәктәбенең һәм мәдәният йортының иҗат җимешләре,
"борынгы татар өе” белән танышырга мөмкин иде.
8 март
көнне халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Кече шыңар авыл мәдәният йортында
Булат Гыймадиевның "Их,яшь чагым”
дип аталган концерты
булып үтте. Концертта алып баручы Алисә
Гыймадиева, биючеләр Сөмбел һәм Энҗе Билаловалар, җырчы һәм нәфис сүз остасы
Рүзәл Галимов катнашты. Зал тутырып килгән тамашачы аларны көчле алкышларга
күмде.
12
мартта Кече Шыңар авыл мәдәният йортында эшләп килүче "Наза” һәм "Каз канаты”
фольклор коллективлары "Түгәрәк уен” журналының баш мөхәррире Илсөяр Иксанова
һәм райондашыбыз, журналист Гөлсинә Хәмидуллина белән очрашып җанлы әңгәмә
кордылар.
|