22 декабрь көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында «Кредит» юмор төркеменең җырлы-биюле, күңелле тамашасы булып үтте. Әле күптән түгел генә оешкан бу төркем хәзерге заман проблемаларын тамашачыга юмор аша бик оста җиткерде. Сәхнәдә якташларыбызны – Алан-Елга авылы егете Ризат Рамазанов һәм Тимершык авылы егете Илназ Миннехановны күрдек, аларга сокланып утырдык. Бу төркемгә киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз!