2014 елның 30 гыйнвар көнне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Р.Заһидуллин 2013 елда эшләнгән эшләр буенча халык алдында отчет тотты. Әлеге халык белән очрашу җыелышына Саба районы башлыгы Рәис Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Закирҗанов, торак-коммуналь хуҗалыгының Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе директоры И.Хәбибуллин килгәннәр иде. Көн тәртибе нигезендә түбәндәгеләр каралды: 1.Авыл җирлеге башлыгының отчеты 2.Участок вәкәләтлесе, полиция майоры Р.Садриевның отчеты 3.Төрлеләр.
|