Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2011 » Февраль » 2 » Халык белән очрашу җыелышында.
Халык белән очрашу җыелышында.
09:47
     26ны гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Саба районының башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасимов, район башлыгының беренче урынбасары Расих Закирзянов, бүлек мөдирләре  һәм Олы Шыңар авыл җирлегенең барлык оешма җитәкчеләре катнашында Олы Шыңар авыл җирлегенә кергән авыл халкы белән җыелыш үткәрелде. Җыелыш дүрт көн тәртибендә алып барылды. Беренче көн тәртибендә авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин 2010 елда эшләнгән эшләргә тулысынча анализ ясап доклад белән чыкты. Икенче көн тәртибе нигезендә участок милиционеры Данил Фаттахов отчет елында  биләмәдәге хокук бозуларның торышы турында чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышы барышында 2010 елда җинаятләр санының бермә - бер атуын ассызыклап үтте. Өченчне  көн тәртибендә алдагы елда халык тарафыннан күтәрелгән Олы Шыңар авылының эчә торган суының сыйфаты буенча тикшерелгән суның анализ күрсәткечләре буенча  авыл җирлеге башлыгы аңлатып китте. Алынган анализдан күренгәнчә, эчә торган суның сыйфаты нормада булуын крсәтә - дип аңлатты  башлык. Ә инде дүртенче көн тәртибендә халык сорауларын язмача да телдәндә яудырып кына торды. Халыкны бигрәк тә авылга килә торган ипинең сыйфаты, Оет авылы кибетендәге  товар ассортиментының аз булуы, авыл эчендәге юлларның начар булуы, пай җире өчен түләүләр һәм Йомгалак авылы кырыендагы буаның куркынычсызлыгы турындагы документларның булуы борчыды. 
                      (авыл җирлеге башлыгының тулы чыгышын (статьи) бүлегеннән укый аласыз.  
Просмотров: 383 | Добавил: Glavapocelenya | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов