Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Февраль » 28
ООО"Саба" оешмасының, Сатыш филиалы "Оет" бригадасы белән ООО "Туган як" оешмасы берләштерелеп "Туган як" авыл хуҗалыгы барлыкка китерелде. Оешмага җитәкче итеп моңарчы "Оет" бригадасын җитәкләгән Гарипов Алмаз билгеләнде.
|
26нчы февраль көнне Саба районының Лесхоз бистәсендә, коллективлар арасында оештырылган чангы ярышларында безнең авыл җирлегеннән мәдәният йорты хезмәткәре Әлфия Шәйдуллина, "Туган як" оешмасы эшчесе Илшат Ибраһимов һәм авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллиннар катнаштылар.
|
Олы Шыңар авыл җирлегенә кергән бюдҗет оешмалары хезмәткәрләре 15нче февраль көнне Саба район үзәгендәге су коену бассейнында ГТО нормативларын тапшырдылар. Алдагы көннәрдә шушы ук нормативларны тапшыру өчен Шыңар, Оет мәктәбе коллективы һәм авыл хуҗалыгы оешмасында эшләүчеләр бассейнга барырлар дип көтелә.
|
Шимбә көнне 52 кешедән торган Олы Шыңар авыл җирлегендәге сәнгать сөючеләр коллективы Лесхоз бистәсендәге мәдәният йортында отчет - концерты куйдылар. Тамшаны карарга Саба районы мәдәният бүлегенең начальнигы Хафизов Мидхәт Гата улы, мишә авыл җирлеге башлыгы Әнисә Фарук кызы һәм 220 тамашачы килгән иде. Ике сәгать ярым барган концерт программасы Тукайның тууына 125 ел уңаеннан куелган тематик күренеш белән башланып китте, шулай ук хореографик күренешләр, олылар, балалар төркеме биюләре, аерым җырчылар һәм дуэт җырлар башкарылды.
| |
|
|
Block title |
Block content |
|