Көз җитеп,көннәр салкынайгач авылларда каз өмәләре гөрли башлый.Бу күркәм гореф-гадәт,үзенә генә хас йолалары,гадәтләре белән авылларда һаман да сакланып килә әле. 13 ноябрьдә Чулпыч авылында,Гатауллин Мөхәммәтнур белән Саимә апалар гаиләсендә дә каз өмәсе чын бәйрәм төсен алды.Берәм- берәм җыелган яшь киленнәрне,кызларны,апаларны Саимә апа якты йөз белән каршы алды.Шуннан соң бар кеше үз эшенә тотынды:кем- дер казлар тота,кемдер аяк бәйли,кайсыдыр суйган казларны тондыра. Канат,тәпиләрен кисеп,юллаганнан соң эш өй эчендә дәвам итте.Кү- ңелле итеп,шаян сүзләр,яңалыклар сөйләшеп,җырлый-җырлый каз йолкыдык.Ә иң күңеллесе-инеш буенда казлар юарга төшкәндә бул- гандыр,мөгаен.Гармуннар белән,инеш буйларын яңгыратып җырлап, кыр казлары кебек бер сафка тезелеп каз юып менүе - үзе ни тора! Иң мөһиме – авыл яши,гореф-гадәтләребез яшәп килә. Ахырдан барыбыз да җыелып каз бәлеше,каз коймагы белән сыйландык,өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып тора.Оет авылы клубы мөдире Фазылова Фирдәвес,китапханә мөдире-Хөсәенова Әлфинә, Кече Шыңар авыл мәдәният хезмәткәрләре Рабгетдинова Гөлсем, Фәридә һәм Фәнәвил Садыйковлар,китапханә мөдире Эльмира Иб- раһимова – "Каз өмәсе”н оештыруда үзләреннән зур өлеш керттеләр. Барыбыз да киң күңелле,яшьләр кебек җитез,милли җанлы Саимә апага,аның гаиләсенә олы рәхмәтләребезне җиткердек. "Саба дул-кыннары”теле-радиокомпаниясеннән килгән журналист Раилә Галя-вина һәм оператор егет безнең һәр хәрәкәтебезне,кирәкле момент- ларны күздән ычкындырмадылар.Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фидаилевичның бәйрәмдә катнашуын мәдәнияткә карата их-тирам итеп кабул иттек.
|