Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Ноябрь » 11
Кече Шыңар мәдәният йорты каршырда эшләп килүче, Әлфия Билалова җитәкчелегендәге "Каз канаты" фольклор коллективы (кечкенәләр төркеме) "Фольклор" наминациясендә 1нче урынны яулап, Татарстан халкы Ассамблеясе Советы рәисе Ф.Х.Мухаметшин тарафыннан 1 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Шулай ук бу коллектив Ватан - 2011 фестивалендә катнашып 1 урынны алды һәм кубок белән бүләкләнде.
Кубок белән дипломны аскы өлештә беркетелгән картинка 1, картинка 2 дән карый аласыз.
|
4 нче ноябрь көнне Шыңар авылында 1994- 1996 елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча ярышлар үткәрелде. Бәйгегә 7 авыл җирлегеннән спорт сөючеләр килгән иде. Шыңар авыл җирлеге көрәшчеләре буенча 50 кг. үлчәүдә 1 урынны Закиров Динар, 2нче урынны Тимергалиев Фаннур, 55 кг. үлчәүдә 1 урынны Тимербаев Ранил, 70 кг. үлчәүдә 1 урынны Зарипов Нияз, 75 кг. үлчәүдә 1 урынны Нигматуллин Рәмис, 90 кг. югары үлчәүдә 1 урынны Гараев Разил яуладылар.
|
5нче ноябрь көнне район спорт комплексында "Саба таңнары” газетасы призына үткәрелгән татарча көрәш бәйгесендә безнең авыл җирлегеннән "Шыңар” командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә 60 кг. үлчәүдә 2 урынны Илфат Әхмәтшин, 70 кг. үлчәүдә 1 урынны Кече Шыңардан Рәмис Нигмәтуллин, 3 урынны Кече Шыңардан Илназ Маликов, 75 кг. үлчәүдә 3 урынны Кече Шыңардан Руслан Рабгутдинов, 80 кг. үлчәүдә 1 урынны Олы Шыңардан Илдар Ермолаев, 2 урынны Кече Шыңардан Нияз Маликов, 85 кг. үлчәүдә 2 урынны Олы Шыңардан Рүзил Ахунҗанов, 90 кг. үлчәүдә 2 урынны Олы Шыңардан Ришат Ахунҗановлар алдылар. Алар акчалата премияләр, медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Ә командалар беренчелегенә килгәндә район буенча 2нче призлы урынны Олы Шыңар авыл җирлегеннән килгән "Шыңар” командасы яулады (тренерлары Илфат Набиуллин).
|
|
|
|
Block title |
Block content |
|