27 сентябрь көнне Сабада елдагыча “Кабак бәйрәме” гөрләде.Авыл җирлекләре,шәхси хуҗалыклар,мәдәният йорты,китапханәләр, кыскасы кем бәйрәмнәргә битараф түгел,барысы бергә Сабаның спорт комплексында күңел ачты,җырлады,кабак ризыклары белән сыйланды.
Олы Шыңар авыл җирлегендә бәйрәм уңаеннан әзерлек эшләре алдан ук башланып китте.Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары, “Әллү- ки” балалар бакчасы коллективы,китапханә,мәдәният йорты,Оет авылы башлангыч белем бирү мәктәбе,балалар бакчасы,клуб берлектә кабактан берсеннән- берсе үзенчәлекле,матур эшләнмәләр, композицияләр ясадылар,бик күп төрле,тәмледән-тәмле ризыклар пешерделәр,Сабага шуларның иң әйбәт,иң матур дигәннәре барды.
Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов бәйрәмне ачып җибәргәннән соң концерт программасы башланып китте.
Кече Шыңар авыл мәдәният йортының “Рәшә” агитбригадасы “Киттек- кабак бәйрәменә!” дип аталган программа белән чыгыш ясады һәм
“Агитбригадалар”номинациясендә 2 урынны алды,ә “Иң зур кабак” номинациясендә Кече Шыңар авылыннан Шәрәфиева Зәнирә хуҗалыгында үскән 29 килолы кабак махсус бүләккә лаек булды.”Кабактан эшләнгән иң матур композиция” номинациясендә Олы Шыңар авыл җирлеге 2 урынны алды.Район башлыгы шәхсән үзе һәм “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе җиңүчеләргә рәхмәт хатлары акчалата бүләкләр тапшырды.
|