5 ноябрь көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында сезон ачылу һәм бәйрәмнәр уңаеннан яшьләр концерты булып узды. Концерт- телевизион тапшыру формасында алып барылды.Алып баручылар "Корбан бәйрәме” белән тәбрикләгәннән соң "Наза” фольклор коллективы "Бу мөбарәк җомга көн”мөнәҗәтен башкарды. Аннары "тапшыру”мәдәният яңалыклары,турыдан-туры эфир, һава торышы,”Сәлам юллыйм” һәм видеорепортаж белән дәвам итте. Яшьләрнең җыр,бию,күңелле күренешләрен тамашачы яратып кабул итте.
Фәридә Садыкова
|