Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2010 » Январь » 27 » Җирлек башлыгы отчет тотты.
Җирлек башлыгы отчет тотты.
08:16
                                            
  Законда шулай каралган: муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре үзләренең эшчәнлекләре турында хисап тотарга тиеш. Шул максаттан 18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә гражданнар белән очрашулар – халык җыеннары башланды. Аның беренчесе Олы Шыңар авыл җирлегендә узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р. Миннеханов, башкарма комитет җитәкчесе Т.Шәрәфиев, халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләре, оешма- предприятиеләре катнашты. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Р.Заһидуллин Советның 2009 елындагы эшчәнлегенә видеослайдлар ярдәмендә һәрьяклап тулы анализ ясады. "Узган хисап чоры үзенчәлекле булды, финанс кризисы планлаштырылган эшләрне башкаруга төзәтмәләр кертте, соңгы елларда ирешелгән уңышларның әһәмиятен ныграк аңлатырга өйрәтте. Кризис безгә нык кагылмасын өчен һәр адымыбызны уйлап ясарга тырыштык”- диде башлык. Кыенларга карамастан, биләмәдә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү буенча мәгълүм эш башкарылган. 2009 ел Олы шыңар авыл җирлегенең рәсми сайты булдыру белән дә истәлекле. Хәзер сайт дайми тулындарылып торыла һәм чит җирләрдә яшәүчеләрне туган якларының тормышы белән танышып бару мөмкинлеге бирә. Авыл җирлеге биләмәсендәге җирле эш нәтиҗәләре белән таныштырганнан соң, Р. Заһидуллин җыенда катнашучыларның игътибарын демографик вәзгыятькә юнәлтте. Узган ел җирлектә яңа туган 6 бала теркәлгән, ягъни 2008 ел белән чагыштырганда 11 кимегән. Демографик хәлгә”Ана” капиталы сертификаты бирелү дә, хезмәт хакларының нигездә вакытында түләнү дә, бала алып кайткан гаиләләргә ярдәм йөзеннән бюджеттан тыш чыганаклардан бирелә торган 10 мең сум да уңай йогынты ясамаган. "Шул ук вакытта авыл җирлегендә бала алып кайта алырдай 25-35 яшьлек 48 хатын- кыз бар. Буйдак 65 егетебез бар. Аларны, кияүгә чыкмаган кызларны кавыштыру ниятеннән Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы хезмәткәрләренә махсус программалар төзеп, мәдани чаралар оештырып, максатчан эш алып барырга тәгъдим итәм”- дип сөйләде җирлек башлыгы. Гомуммән, докладчы халык зур җаваплылык белән әзерләнеп, күпкырлы авыл тормышының, учреждениеләр эшчәнлегенең бар якларын киң яктыртты, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү буенча башкарылган эшләр турында тулы мәълүмат бирде. Барысы да җентекләп, бәйнә- бәйнә аңлатылгач, гражданнарның сораулары да бик аз булды. Ә бирелгәннәреннән аңлашылганча, Олы Шыңар авыл җирлегендә яшәүчеләрне күчемсез милекне законлаштыру өчен документлар рәсмиләштерү артыннвн йөрү мәшәкатьләре, эчә торган суның сыйфаты һәм башка кайбер проблемалар борчый. Беренче сорауга җавап биргәндә Саба муниципаль район башлыгы Р. Миннеханов аңлатканча, хәзер дәүләт хезмәтләрен электрон юл белән күрсәтүгә күчерү бара һәм бу мәсьәләдә халыкны документлар артыннын йөрүдә коткару алгы планга чыгарга тиеш. 2010 елның беренче яртысында төп бурыч итеп дәүләт хезмәтләрен электрон формада курсәтүгә күчүнең республика комплекслы планын эшләү куелган. Сабада исә электорн хезмәтнең пилот проекты гамәлгә ашырылырга тиеш. Бу инде киләчәктә йортларны теркәү, милекне рәсмиләштерү мәсьәләләрен авылдан торып кына хәл итәргә мөмкин булачак дигән сүз. Ә "бердәм тәрәзә” үзәгенә әзер документны алырга була гына барырга туры киләчәк. Җыелышның алдагы көн тәртибендә узган ел булган гражданнар җыенында күтәрелгән фикер- тәкъдимнәрнең үтәлеше турында информация ясалды. Халык үтенече буенча Оет авылына рейс автобусы йөри башлаган, шәхси характердагы гозерләр уңай хәл ителгән. Җирле бюджетта финанс мөмкинлекләре булмау сәбәпле, урамнарга вак таш түшәү буенча эш 2009 елда дәвам иттерелмәгән.
Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 515 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: авыл советы, Раис Нургалиевич Минниханов, отчет, Глава, еллык отчет, Рустем Загидуллин, хисап, Болҗшой Шинар, Рөстәм Заһидуллин | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Январь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов