10 декабрь көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан күңелле кичә үткәрелде. Кичәдә әти-әниләре белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм балалар бакчасына йөрүче нәниләр катнашты. Бәйрәмне алып баручы клоуннар балаларны сәламләгәннән соң төрле уеннар оештырдылар, күчтәнәчләр өләштеләр, ә килгән мөмкинлекләре чикле балаларга аерым күчтәнәч пакетлар тапшырдылар. Бәйрәмдә җыр-биюләр, уен-көлке күп булды, беркем дә бүләксез калмады.